Гузель Уразова - Тимэсен тик кузлэрем | Текст песни

Гузель Уразова - Тимэсен тик кузлэрем | Текст песни
Слова песни исполнителя Гузель Уразова. Читайте текст онлайн с любого устройства — легко и удобно!


Текст песни
Эзлəде, үз тиңемне эзлəде
Өметен өзмəде
Үз ярымны эзлəде җаным
Эзлəдем, күпме еллар эзлəдем
Якты булды хыялым
Сагыныплар эзлəдем аны

Эзлəдем, барлыгыңны белдем мин
Килерсең дип көттем мин
Табармын дип белдем мин, җаным!
Үземне мин бəхетле диямен
Тимəсен тик күзлəрем
Тимəсен тик күзлəрем, җаным!

Сүзлəрең, синең назлы сүзлəрең
Билəде йөрəкне
Күңел белəн тартылам сиңа
Күзлəрең сүзлəрдəн дə көчлерəк
Бик ягымлы күзлəрең
Бөрки йөрəк җылысын миңа

Эзлəдем, барлыгыңны белдем мин
Килерсең дип көттем мин
Табармын дип белдем мин, җаным!
Үземне мин бəхетле диямен
Тимəсен тик күзлəрем
Тимəсен тик күзлəрем, җаным!

Шатланам: бик бəхетле көннəрем
Син генə бəхетем
Ярый əле эзлəдем сине
Кызганмыйм синсез үткəн елларны
Сиңа гына китерде
Ул елларның юллары мине

Эзлəдем, барлыгыңны белдем мин
Килерсең дип көттем мин
Табармын дип белдем мин, җаным!
Үземне мин бəхетле диямен
Тимəсен тик күзлəрем
Тимəсен тик күзлəрем, җаным!

Эзлəдем, барлыгыңны белдем мин
Килерсең дип көттем мин
Табармын дип белдем мин, җаным!
Үземне мин бəхетле диямен
Тимəсен тик күзлəрем
Тимəсен тик күзлəрем, җаным!


Понравился текст песни?

Мы надеемся, что вам понравился текст песни! Если вы заметили ошибку или хотите что-то поправить, не стесняйтесь писать об этом в комментариях.

Комментарии (0)
Добавить